“Җәлил укулары” исемле Халыкара әдәби бәйгенең муниципаль этабы

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

“Җәлил укулары” исемле Халыкара әдәби бәйгенең муниципаль этабында районның төрле милләт балалары Муса Җәлилнең шигырьләрен татар һәм рус телләрендә яңгыраттылар. Җитди, уйланырга мәҗбүр иткән әсәрләрне соңрак шаяннары алмаштырды.

-Бүген 18 мәктәптән һәм бер балалар бакчасыннан (“Ромашка”) 90 бала чыгыш ясады. Укучыларның әзерлекләре яхшы, иң-иңнәрне сайлап алу  кыенрак булды, - ди район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Җәмилә Мотыйгуллина. - Шулар арасыннан дүрт номинациядә өч яшь категориясе буенча 23 укучының чыгышы аеруча ошады. Аларның видеоязмаларын  Бөтендөнья татар  конгрессына җибәрәбез. Финалистлар гыйнвар аенда ачыкланачак.

Бәйгенең бу этабында җиңүчеләр район мәгариф  бүлеге Грамоталарына ия булдылар, барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International