Чирмешәндә Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме көне узды

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме көне кысаларында, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының өлкән класс укучылары районда хокук сагында торучы, балаларның иминлеген кайгыртучы оешмалар вәкилләре белән очраштылар.

Район Советының юридик бүлеге начальнигы Татьяна Рунова укучыларны балаларга кагылышлы законнар, аларның бурычлары һәм хокуклары белән таныштырды. Кадетларның чыгышларыннан аларның законнар белән таныш икәнлекләре ачык күренде. Монда “Бала хокуклары турындагы” Конвенция, балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары турында да сөйләделәр.

Чара ахырында кунаклар укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International