Капиталь ремонттан соң, тантаналы шартларда Ивашкино авыл мәдәният йорты ишекләрен ачты

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Киләсе елда 50 яшен билгеләп үтәчәк Ивашкино мәдәният йортына кайдан гына кунаклар килсә дә оятка калырлык түгел. Ярты ел эчендә бинаны шәһәрнеке кебек үзгәрттеләр дә куйдылар. Монда бар да яңа, бар да затлы.

-Моннан берничә ел элек бу авылга килгәч мәдәният йортына да кердем һәм гаҗәпкә калдым. Кыш көне иде, салкын. Тышта нинди температура булса, эчтә дә шулай. Алай гынамы, сәхнәдә балалар шөгыльләнгән чакка туры килдем, - дип элеккеге хәлне искә төшергән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән килешми мөмкин түгел. Ивашкинода үткән җыелышларда гел диярлек мәдәният йортының салкын булуыннан зарландылар.

Ә бүген бинада, күңелләрдә дә җылы. Район башлыгы әйтүенчә, истәлекле вакыйгага, бинаны кабат ачарга җыелдык. Республика Президентына, нефтьчеләргә рәхмәт, бу объектны ремонтлауда, җиһазлауда нык булыштылар.

Бинаның тышкы ягында иске коймаларны яңартасы гына калган.

Ә эчтә – җылы, якты тамаша залы, иркен китапханә, затлы пәрдәләр, салкын һәм кайнар су. Моны бик күп кунаклар үз күзләре белән күреп, сокланып китте. Казаннан кунак – Гали Габдрахманов мәдәният йортына республика Мәдәният министрлыгы исеменнән 100 мең сум акчага сертификат тапшырды. Әлеге средстволар  кулланылган да – материаль-техник базаны ныгытуга, музыкаль аппаратура алуга тотылган.

Бинаны сыйфатлы итеп капиталь ремонтлаган “Төзелеш” оешмасын район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International