2018 елның 19 ноябреннән 25 ноябренә кадәр Чирмешән районындагы оператив хәлнең торышы

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

19-25 ноябрьдә район полиция бүлегендә 40 хәбәр кабул ителгән. Элек кылынган җинаятьләр буенча 4 җинаять эше кузгатылган.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре тарафыннан 7 административ беркетмә төзелгән.

Узган атнада 5 машина йөртүченең аек булмаган килеш руль артына утырулары ачыкланган, юлда йөрү кагыйдәләрен бозган 74 кешегә карата беркетмә төзелгән.

Чирмешән - Лениногорск юлында, куркынычсызлык кагыйләләрен бозып, автомашинаның арткы утыргычына ау мылтыгы куеп барган Чирмешән кешесен туктатканнар. Исерек килеш руль артына утырган берәү үзенә карата төзелгән беркетмәне юк итәр өчен ЮХИДИ хезмәткәрләренә 50 мең сум ришвәт тәкъдим иткән Әлеге Алтай крае кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.

Транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткәне һәм полиция хезмәткәрләренә буйсынмаганы өчен, Яшәүче авылы кешесе закон каршында җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International