Тренер Рафаэль Шәфигуллин җитәкчелегендә "Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы В төркемендә Яр Чаллы, Әгерҗе, Алабуга, Урыссу командалары белән очрашты. Ярыш йомгаклары буенча безнең команда бишенче урын алды.