2018 елның 30 ноябрендә Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "Мин яратам сине, тормыш..." исемле чара узды. Укучылар актив тормыш рәвеше турында сценарий күрсәттеләр. Район үзәк больницасы врачы Равил Хәбибуллин ВИЧ-инфекцияне профилактикалау чаралары турында сөйләде.