Чирмешән районы эшче яшьләр командалары арасында ШТК фестиваленең өченче төбәк туры

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

2018 елның 1 декабрендә район мәдәният йортында Чирмешән районы эшче яшьләр командалары арасында ШТК фестиваленең өченче төбәк туры узды. Бу  уеннарда биш команда:  беренче Чирмешән мәктәбе, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты,район үзәк больницасы,  Чирмешән лицее һәм Иске Үтәмеш авыл җирлеге чыгыш ясады. Финалга өч команда узды.

2018 елның 8 декабрендә 17 сәгатьтә район мәдәният йортында ШТК фестиваленең финалы уза. Финалда 11 команда:  Иске Кади, Утыз Имән, Шешминка, Түбән Кармалка, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Лашман, Кармыш авыл җирлекләре, Чирмешән лицее, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты, район үзәк больницасы  чыгыш ясаячак.

Билет бәясе - 150 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International