КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ҺАВА ТОРЫШЫ: 2018 елның 5 декабренә Татарстан Республикасы территториясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында
Аязучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән кар, көндез явым-төшемнәр күзәтелми.
Көняктан исүче җилнең тизлеге секундына 3-8 метр, көчәйгәндә 10 метрга кадәр.
Төнлә минималь температура -6..-9,
көндез максималь температура -2..-5.
Юлларда урыны белән бозлавык.