Чирмешәнгә эш визиты белән бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина килде

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Бүген, 2018 елның 4 декабрендә Чирмешәнгә эш визиты белән бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллиналар килде.

Кунаклар Чирмешән мәктәпләрендәге чисталыкка сокланулырын яшермәделәр, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокуларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында эш визиты вакытында тап булган кимчелекләргә дә аерым-аерым тукталдылар.

Алар Лашман, беренче Чирмешән мәктәбе һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында булып, белем бирү, тәрбия, балалар туклануы мәсьәләләрен җентекләп өйрәнделәр. Билгеле, кимчелекләр дә таптылар, кисәтүләр дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International