Инвалидлар декадасы кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар йорт интернатында яшәүче - китап укырга яратучы кешеләр үзәк китапханәгә кунакка килделәр. Китапханәчеләр кунаклар өчен китапханә бүлекләре буенча экскурсия оештырдылар, чәй табыны артында әңгәмә кордылар.