​Лашман авылындагы "Ләйсән" балалар бакчасы капиталь ремонттан соң кабат ачылды

2018 елның 7 декабре, җомга

Лашман авылының “Ләйсән” балалар бакчасын капиталь ремонттан соң, ал тасмалар кисеп, кабат ачтылар. Бер елга якын дәвам иткән төзелеш эшләреннән соң бина эчтән дә, тыштан да танымаслык булып үзгәргән.

Район үзәгендәге “Ромашка” балалар бакчасы кебек, саргылт төстәге сайдинг белән тышланган, шул ук төстәге профнастил белән түбәсе ябылган бакча авылга керү белән үк күзгә ташлана.

Биредә барлык эшләргә 14 миллион сумга якын акча тотылган. Идән, түшәм, стеналар матурланган, электр, су, җылылык үткәргечләр яңартылган, канализация челтәрләре ясалган. Бүлмәләр иркен, якты, җылы. Балалар өчен уңайлыклар арткан, хезмәткәрләрнең эш шартлары да яхшырган. Урамдагы уен мәйданчыклары да бик матур. Кайбер җиһазларны гына яңартасы калган. Балаларның уен, йокы бүлмәләрен тагын да зәвыклырак итү өчен район бюджетыннан акча бүленәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International