2018 елның 3 декабреннән 9 декабренә кадәр Чирмешән муниципаль районындагы оператив хәлнең торышы

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

 3-9 декабрьдә район полиция  бүлекчәсендә 25 хәбәр кабул  ителгән.

Район юлларында 6 юл-транспорт  һәлакәте  теркәлгән, аларның барысында да машиналарга гына зыян килгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 72 очрагы ачыкланган.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре алты административ беркетмә төзегән.

Лашман авылы кешесенең законсыз рәвештә пиротехник эшләнмә (петарда) сату факты ачыкланган.

 

Полиция хезмәткәрләренә карата хулиганлык гамәлләре кылган Чирмешән кешесе административ җаваплылыкка тартылган.

Өеннән законсыз рәвештә спиртлы продукция саткан Керкәле авылы кешесенә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Полициягә Мордва Афонькәсе авылыннан бер хатын-кыз ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән -  исерек хәлдәге улы аның пенсиясен тартып алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International