Районыбызга бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллиналар килеп китте.
Кунаклар Чирмешән мәктәпләрендәге чисталыкка соклануларын яшермәделәр, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокуларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында эш визиты вакытында тап булган кимчелекләргә дә аерым-аерым тукталдылар.
Алар Лашман, беренче Чирмешән мәктәбендә һәм кадетлар мәктәп-интернатында булып, белем бирү, тәрбия, балалар туклануы мәсьәләләрен җентекләп өйрәнделәр.
Казан кунаклары чирмешәнлеләрнең гозерләрен тыңларга да вакыт таптылар, кабул итүгә ике кеше килде. Тәрбиягә бала алган бер гаиләне кызларын тораклы итү мәсьләсе борчый. Кызның әбисеннән калган фатирда өлеше бар, тик анда торак-коммуналь хезмәтләр өчен зур суммада бурыч җыелган. Гүзәл Удачина район опека һәм попечительлек бүлегенә бу проблеманы хәл итү юлларын күрсәтте. Ятим бала буларак алган торакның авария хәлендә икәнен җиткерде бер егет. Хәлне урынга барып өйрәнделәр. Мондый йортлар өчәү, аларга экспертиза үткәреп, йортларны ремонтлатырга, яшәрлек хәлгә китерергә кирәклеген әйттеләр. Проблеманы район хәл итәчәк.
Утырыш барышында ятим балаларның хокукларын яклау аларның ата-аналарыннан алимент түләттерү, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән профилактик эш уздыру, районда инклюзив мәгариф системасы үсеше турында да сөйләделәр. Район мәгариф бүлегенә логопед, дефектолог, психолог кебек белгечләр кирәк - бу проблема да күтәрелде.