Ватан Геройлары истәлегенә

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Узган гасырның 60 елларында районыбызның Тукай исемендәге колхозыннан (Иске Кади) ике кешегә үк Соцалистик Хезмәт Герое исемнәре бирелә. 9 декабрь - Ватан Геройлары көне уңаеннан район үзәгендәге туган як тарихы музеенда әлеге легендар шәхесләрнең берсе хакында күргәзмә дә оештырганнар.

60-70 нче еллар. Тукай исемендәге колхозның эшләре гөрләп бара. Игенчелектә, терлекчелектә  уңышлар казану, чөгендер игүдә хәтта Украинаның  “Щорс” исемендәге колхозы белән аралашулар, кунакка, тәҗрибә уртаклашырга йөрешүләр дисеңме...Шул вакытта  колхозның алдынгы сыер савучысы Гөлсем  Мифтах кызы  Минһаҗевага һәм комбайнчы Исмәгыйль Ибраһим улы Әхмәдуллинга Алтын Йолдыз тапшырыла. Бер колхоздан ике кешегә! Бүген алар икесе дә мәрхүмнәр инде.

Район Советының контроль-хисап палатасы  бүлеге җитәкчесе  Рамил Әхмәдуллин музейдагы  чарага, күрсәтергә дип, герой әтисенең шушы бүләкләрен – Алтын Йолдызын, Ленин орденын һәм СССР Югары  Советы депутаты значогын алып килгән.

-Алар өйдә  кадерле урында сакланды. Орден, медальләрен әти бик зур тантаналарга гына, әйтик,  Мәскәүгә съездга барганда тага иде. Хәзер бу бүләкләр миндә саклана, - дип сөйләде Рамил Исмәгыйль улы музейга кунакка килгән кадетлар мәктәп-интернаты укучыларына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International