Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Татарстан Хөкүмәтенә республика территориясендә 20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәрге чорда янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында тәкъдим кертелде. Ул пиротехника эшләнмәләрен саклау һәм сату урыннарында тикшерүләр үткәрергә, аларны кешеләр күп җыела торган һәм шартлау, янгын чыгу куркынычы булган объектлар янында куллануны чикләргә мөмкинлек бирәчәк.  Бу уңайдан кадетлар мәктәп-интернатында профилактик әңгәмә уздырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International