Бәйгедә Николай Емельянов җитәкчелегендә "Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары да катнашты. Үз үлчәү авырлыгында Валентина Емельянов, Анжелика Антонова, Ариадна Емельяновалар өченче урын алганнар. Анастасия Иванова икенче булган. Дарья Дякону үз үлчәү авырлыгында җиңү яулаган һәм 2003-2004 елгы кызлар арасында Татарстан Республикасының җыелма составына алынган. Ул бокс буенча Идел буе Федераль округы Беренчелегендә катнашачак.