Чирмешәндә республика бюджетыннан бирелгән 109 миллион сум акчага универсаль спорт залы төзелде. Әлеге объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Василь Шәйхразиев та катнашты.
Район үзәгендәге физкультура-савыктыру комплексы янәшәсендә әлеге универсаль спорт залын бер ел элек төзи башладылар. Тиз төзеделәр, тирәсен дә матурладылар.
30 га 24 метр үлчәмдәге спорт залы уку-күнегү дәресләре өчен каралган, анда баскетбол, волейбол, мини-футбол да уйнарга, 12 тренажерда шөгыльләнергә мөмкин. Икенче катны бокс залы итмәкчеләр.
Ал тасма киселгәч, символик ачкыч тапшырылгач, кунаклар һәм районның төрле авылларыннан килгән халык универсаль спорт залы эченә үтте. Барын да карадылар, барын да ошаттылар.
Чирмешән стадионында республика программасы буенча төзелгән “Җиде тирәк” модульле яңа чаңгы базасын тантаналы ачуда да булды Василь Шәйхразиев. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән бергә, Премьер-министр урынбасары башка кайбер төзелеш объектларында эш барышы белән танышты, күптән түгел генә үзгәртеп корылган Лашман балалар бакчасын да карап чыкты, ремонттан канәгать булуын белдерде.