Район Советының өченче чакырылыш кырык өченче утырышы

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Киләсе елда район бюджетына 647 миллион 950 мең сум керем алынып, чыгымнар да шулкадәр күләмдә көтелә. Казна акчасы быелгыдан 69 миллион сумга күбрәк булачак.

Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин чыгышыннан соң район Советының кырык өченче утырышында муниципаль районның 2019 нчы елга, шулай ук 2020 һәм 2021 еллар план чорына да бюджет күләмен фаразлап, карар кабул иттеләр. Утырышка кадәр бюджет проекты ачык тыңлауларда каралган, аны Советның икътисади сәясәт һәм бюджет буенча даими комиссиясе, контроль-хисап палатасы да хуплаган.

Бюджет акчасы санаулы, ул без теләгән барлык ихтыяҗларга, барлык эшләргә дә җитмәячәк. Әйтик, бүгенге утырышта җирле әһәмиятле кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә аерым вәкаләтләрне финанслауны кире кагарга карар чыгардылар. Бу хакта Советка район башкарма комитеты мөрәҗәгать иткән, ягъни средстволар сораган булган. Акча террорчылыктан саклану, санитар-эпидемиологик хәл, куркынычсызлык чаралары өчен кирәк икән.

Муниципаль районда конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр хәле һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү турында мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова мәгълүмат җиткерде.

Аның чыгышында әйтелгәнчә, районда төрле милләт халкы дус, аңлашып яши, хәл тотрыклы. Төрле чаралар, бәйрәмнәр еш үтә.

Утырышта муниципаль милек, шәһәр төзелешен проектлаганда җирле нормативларны әзерләү, раслау тәртибен раслау турында, районның коммуналь комплексы оешмаларында инвестиция программаларын эшләү һәм раслау тәртибе белән бәйле мәсьәләләр дә каралды.

“Татарстан Республикасының Чирмешән муниципаль районының мактаулы гражданины” исемен бирү турында да карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International