10-16 декабрьдә район полиция бүлекчәсенә 23 хәбәр кергән.
Матди зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 79 кешенең юлда йөрү кагыйдәләрен бозуы ачыкланган, берәү транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
Полициянең участок уполномоченныйлары хокук бозулар хакында 3 административ беркетмә төзегәннәр.
Яңа Элмәле авылында яшәүче, сентябрь аенда үзеннән 105 мең сумлык ике бозау алып, аның өчен һаман да түләмәгән Аксубай районы кешесен җаваплылыкка тартуны сорый. Полициягә шундый ук тагын өч гариза кергән, барлык зыян күләме 370 мең сум тәшкил итә.
Билгесез адәмнәр Югары Кармалка авылында җиңел автомобильнең алгы һәм ике ян тәрәзәләрен ватканнар.
Әлеге гаризалар уңаеннан тикшерүләр бара.