Авыл җирлекләре арасында концертларның көзге сезоны тәмамланды. 26 октябрьдән 16 декабрьгә кадәр 25 концерт күрсәтелде. Мондый концертлар вакытында коллективлар тәҗрибә уртаклаша, үзара аралашалар, танышалар. Бу концертлар республика фестивальләренә әзерлек дәрәҗәләрен арттыра.