Балалар сәнгать мәктәбенең Лашман авылындагы декоратив-гамәли сәнгать бүлекчәсенең 1 һәм 2 класс укучылары фетр белән эшләү техникасын өйрәнделәр. Балалар укытучылары Г. Динмөхәммәтова җитәкчелегендә мөмкинлекләре чикле балаларга бүләк итү өчен чыршы уенчыклары тектеләр һәм алардан күргәзмә оештырдылар.