Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рәмзия Федотова ТР хөкүмәте грантын отты

2018 елның 21 декабре, җомга

Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рәмзия Федотова ТР хөкүмәте грантын отты. Бу 150 мең сумлык грант "Мы - маленькие звезды!" балаларга эстетик тәрбия бирү проекты буенча мәдәни һәм сәнгать  оешмаларның иҗат коллективларына ярдәм йөзеннән бирелгән. Әлеге акчалар мәктәпнең  концерт залына җиһазлар алуга тотылачак. Бу Рәмзия Фәрит кызының ТР хөкүмәтеннән откан дүртенче гранты. Аларның гомум суммасы 550 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International