21 декабрьдә, тантаналы шартларда, районның Яңа ел чыршысы ачылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова чирмешәнлеләрне якынлашып килүче Яңа 2019 ел белән тәбрикләде. Тамашага килгән халык район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән театральләштерелгән тамашаны карап, күңелле ял иттеләр, чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр, биеделәр, уйнадылар.