Яңа ел алдыннан, Лашман авылында яшәүче Гыйниятуллиннар йортына кунаклар күп җыелды. Бу йортның иң өлкән кешесе Хәдичә әбигә 90 яшь тулды. Тормыш иптәше Минзакир бабай белән (инде мәрхүм) алты бала үстергән, 12 онык һәм 16 оныкчык әбисе Хәдичә Габдулла кызын юбилее белән котларга район үзәгеннән дә килделәр. Ул бу көнне Россия Президенты һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән дә котлаулар һәм бүләкләр кабул итте.