2018 елның 17 декабреннән 23 декабренә кадәр Чирмешән муниципаль районындагы оператив хәлнең торышы

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

17-23 декабрьдә район полиция бүлекчәсендә 19 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда 3 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында өч юл-транспорт һәлакәте булган, аларда машиналарга гына зыян килгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 73 очрагы ачыкланган, берәү автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.

Административ күзәтү астында булган чирмешәнлегә карата, үзе белән бергә яшәүче хатын-кызга үтерү белән янаганы һәм өенә ут төрткәне өчен, җинаять эше ачканнар.

 

“Чыршы” оператив-профилактик чара барышында Лениногорск-Чирмешән юлында туктатылган Туймәт кешесе машинасы әрҗәсендә чыршыга юлыкканнар. Чыршыны әлеге машинада утырган пассажирның – шушы авыл кешесенең законсыз кисүе ачыклана. Ул административ җаваплылыкка тартылачак.

Экспертиза күрсәткәнчә, законсыз, составында агулы микрокушылмалы алкоголь эчемлекләрне саткан Казанка авылы кешесенә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International