Татарстан республикасы эшмәкәрләре арасында ел саен уздырылучы “Ел эшмәкәре. Алтын Йөзлек – 2018” бәйгесендә катнашкан якташыбыз. “Чирмешән” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Альфрит Хәйрисламов “Җитештерү” (“Производство”) номинациясендә җиңү яулады. «Адъюта» юридик команиясе" ҖЧҖ җитәкчесе Игорь Жуков ""Социаль сфера эшмәкәре" номинациясендә җиңүче. Ун номинациядә узган бәйгедә эшмәкәрләр өч этап аша узганнар.