Чирмешән муниципаль районы террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек, һәм аларны үткәрү барышында уяулыкны икеләтә көчәйтү, террорчылык гамәлләрен кисәтү, аңлату эшләре алып бару мөһим.

2018 елның 24 декабрендә узган террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясаучылар әйтүенчә, бәйрәмнәр вакытында халык күп була торган җирләрдә, эш урыннарында, объектларда да дежурлык оештыру, җаваплыларны билгеләү, инструктаж үткәрү сорала. Пиротехник эшләнмәләрне сак кулланырга, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен катгый үтәргә кирәк. Болар өчен иң элек җитәкчеләр җаваплы.

Куркынычсызлык таләпләрен, гомумән, гел үтәргә тиешбез. Чирмешәндәге “Әкият” балалар бакчасында һәм Әмир мәктәбендә тревога сигналы кнопкалары юк икән. Район җитәкчесе бу мәсьәләне хәл итү өчен берничә көн вакыт бирде, средстволар табарга кушты.

Кайбер мәгариф учреждениеләрендә видеокамералар, турникетлар куясы бар.

Комиссия утырышында муниципаль районның террорчылыкка каршы комиссиясенең 2019 елга эш планы да каралды һәм, бүген белдерелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, расларга килешенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International