25 декабрьдә район мәдәният йортында аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды. Фойеда тәм-томнар белән тулы өстәлләр әзерләнде, спорт залында балалар төрле уен мәйданчыкларында үзләрен сынап карадылар.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Тылсымлы тамаша, Ниф- Наф-Нуфның Яңа ел маҗаралары" исемле театральләштерелгән тамаша әзерләделәр.