Мемориаль үзәк кунаклары

2018 елның 29 декабре, шимбә

Мемориаль үзәк фондында 2155 экспонат исәпләнә, шуларның 549 сы - төп фондта сакланучы оригинал хәлендәге, ә  1606 сы - төрле документларның, хатларның, фото һәм рәсемнәрнең  күчермәләре.

-2018 елда бездә 5100 кеше булды, шуларның 2686 сы төркемләп экскурсиягә килүче укучылар. Быел Нурлат аграр техникумы филиалы студентлары да еш булды, - ди мемориаль үзәк директоры Валентина  Захарова. - Үткән ике ел белән чагыштырганда музейга килүчеләр сизелерлек артты. 2016 елда – 4600, 2017 елда 4808 кеше   экспонатлар белән танышкан иде.

Үтеп баручы елда 144 экскурсия оештырылган, ә 2017 елда 114 шундый чара узган. Тарихи материаллар тупланган бу үзәктә ел дәвамында  тугыз күргәзмә эшләгән, 2017 елда -  сигез. Шул ук вакытта мемориаль үзәк хезмәткәрләре ун экспозиция  оештырганнар, җидесе музейның үзендәге экспонатлардан төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International