Чирмешән муниципаль районы җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинның котлавы

2018 елның 31 декабре, дүшәмбе
Сезне чын күңелемнән Яңа, 2019 ел белән котлыйм.

Әлеге матур һәм якты бәйрәм һәрберебезнең күңелендә үзенчәлекле урын алып тора. Ул якын кешеләребез белән аралашуда күңел җылылыгы, якты өметләр, шәфкатьлелек һәм кешелеклелеккә ышаныч уята, үзе белән могҗиза, мәхәббәт алып килә.
Яңа ел бәйрәме алдыннан без үткән елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез. Сезне сөендергән матур вакыйгалар киләсе елда да үзенең дәвамын тапсын. 2019 ел бәхетле мизгелләр, тынычлык, һәрбер гаиләгә сәламәтлек, иминлек, муллык алып килсен, киләчәккә өметне ныгытсын, эшегездә һәрчак уңышлар юлдаш булсын! Иртәгесе көнгә ышаныч, хыялларыгызның тормышка ашуын телим.
Яңа ел белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International