24 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр район полиция бүлекчәсендә 65 хәбәр кабул ителгән.
Район юлларында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда транспорт чараларына гына зыян килгән, имгәнүчеләр юк.
Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 136 очрагы ачыкланган, 5 кеше транспорт белән исерек килеш идарә иткән.
Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре тарафыннан 13 административ беркетмә төзелгән.
Декабрь аеның соңгы бер көнендә район үзәк больницасына тәне нык пешкән Шешминка авылы кешесен китергәннәр. Соңыннан мәгълүм булганча, ул саксызлык аркасында, өендә, мичтән одеялга капкан уттан шулай зыян күргән. Икенче көнне әлеге ир-ат үлгән.
Билгесез кешенең “Магнит” кибетеннән барлыгы 3300 сумга ике шешә виски һәм азык-төлек урлавы белән бәйле җинаять эше кузгатканнар.
Туймәт авылы кешесенә, бергә яшәүче хатын-кызны кыйнаганы һәм аңа үтерү белән янаганы өчен, җавап бирергә туры киләчәк. Ә Чирмешәндә, киресенчә, хатын-кыз бергә яшәүче ир-атка үтерү белән янаган.