1-4 класс укучылары өчен "Ил буйлап Яңа ел атлый!" бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды.
Иске Элмәле мәктәбеннән Кирилл Михляев, Ульяна Квакова, Кара Чишмә мәктәбеннән Данис Зыятдинов, Әккәрәй мәктәбеннән Серафима Ефимовалар җиңүчеләр дип танылды. Алар район мәгариф бүлегенең грамоталары белән бүләкләнде.