Социаль хезмәткәрләр көне

2012 елның 8 июне, җомга

Социаль хезмәткәрләребез!

Һөнәри бәйрәмегез, социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез.

Бүгенгесе көндә авыр тормыш  ситуациясендә калган кешеләрнең хокукларын, мәнфәгатьләрен  яклау буенча, социаль хезмәткәр  дәүләтнең тулы хокуклы   вәкиле булып тора. Дәүләт ярдәменә, җылы мөнәсәбәткә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итүчеләргә, үзенчәлекле һөнәр ияләрерә иң җылы  рәхмәт сүзләре.

Сезнең бетен тормышыгыз кешеләргә карата яхшылык, изгелек белән сугарылган. Күңел җылылыгыз, ярдәмчел, чыдам  булганыгыз өчен, тәүлекнең һәр сәгатендә ярдәмгә ашыгучы хезмәткәрләребезгә  ветераннар, хезмәткә яраклылыгын югалткан кешеләр, лаеклы ялда булган өлкәннәребез,күп балалы гаиләләр олы рәхмәтләрен җиткерәләр.

Киләчәккә булган ышанычыгызны югалтмагыз, исән-сау һәм көчле рухлы булып калыгыз.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары

Әхтәмова Светлана Тәлгать кызы



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International