Без бу хәтергә тугрылыклы

2012 елның 25 июне, дүшәмбе
Моннан 71 ел элек Германия илебезгә ерткычларча һөҗүм итте. Бөек Ватан сугышы кешелек тарихына иң канкойгыч, иң дәһшәтле сугыш буларак кереп калды. 1418 көн дәвамында совет халкы батырлык күрсәтеп, җиңүгә өмет, кайтарып булмаслык югалтулар кичереп, Бөек Җиңүне яулап алды.
22 нче июнь - сугышта һәлак булган һәм яралардан үлгән, фашист тоткынлыгында корбан булган, тылда ачлыктан һәм югалтулардан үлгән кешеләребезне искә алу, хәтер яңарту көне.  Сугышта илебезнең 26,6 миллионнан артык кешесе корбан булган.
  Районда әлеге көн уңаеннан район башлыгы Нурхамәт Нурулла улы Хәмидуллин  азатлык китерүче солдат һәйкәленә венок куйды.Шулай ук ТРЧирмешән муниципаль районы хәрби комиссариат бүлеге начальнигы  подполковник Д.И.Палаткин, Чирмешән кадет интернат мәктәбе укучылары да әлеге чарада катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International