11 апрельдә 7.30 сәгатьтә Татарстан радиосында Татарстан Росреестры катнашында «Яңа көн» программасы чыгачак. Сүз РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «гаражлар һәм аларга хокук алу тәртибе турында»закон проекты турында барачак. Закон проектын РФ хөкүмәтенә 2019 елның маенда кертү планлаштырыла. Законның үз көченә керү срогы – 2020 ел.
Аны кабул итү белән гаражлар документлары булмаган гражданнар аларны үз милке итеп рәсмиләштерү һәм алар астындагы участок сатып алу мөмкинлеге барлыкка килер дип көтелә. Тулырак мәгълүмат-Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева биргән интервьюда.
Казанда "Татарстан радиосы " 99.2 FM дулкынында хәбәр итә.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, радиоэфирларның узган язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында Матбугат хезмәте-радиоэфирлар» бүлегендә танышырга мөмкин, шулай ук "ВК " социаль төркемләрендә (vk.com/rosreestr16).