Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлекчәсендә, ТАССРның оешуына 100 ел тулу уңаеннан, "Ярат һәм туган ягың турында бел!" исемле чара узды. Укучылар Татарстан рәссамнарының картиналары белән таныштылар, викторина оештырдылар һәм рәсем конкурсы уздырдылар. Конкурска 23 апрельдә нәтиҗә ясала.