8-14 апрельдә район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 36 хәбәр алганнар.
Район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, икесе дә – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозган 59 машина йөртүчене ачыклаганнар.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 10 административ беркетмә төзелгән.
Зур Чирмешән елгасында ятьмә белән балык тоткан Чирмешән кешесе җаваплылыкка тартылачак. Профилактик рейд вакытында туктатылган машина салонында да ятьмә һәм балыклар тапканнар. Аларның иясенә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.
“Чирмешән агрохезмәтләре” җәмгыятенең Түбән Кәминкә авылы янындагы сөтчелек фермасы бинасыннан ике баш бозауны урлаганнар.
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүченең Урманасты Үтәмештәге йортындагы электр пычкысына, су насосына, телевизор приставкасына кул сузган затны “кайнар эздән” ачыклаганнар.