Укучылар һәм укытучылар беренче мәктәптә тоталь диктант яздылар

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

13 апрельдә 1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты педагоглары, район яшьләр эшләре, спорт һәм мәдәният бүлекләре хезмәткәрләре тоталь диктант язу өчен, ирекле рәвештә, парта артына утырдылар.

Россиядә һәм аннан читтә инде 16 нчы ел уздырылучы әлеге чарада быел безнең районнан 33 кеше катнашты. Алар Максим Горькийның “На дне” әсәре буенча Россия язучысы Павел Басинский әзерләгән текстны язганнар.  Әлеге иҗтимагый проект ил халкының грамоталылыгын тикшерү максатында оештырыла. Диктантның нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел, аны 17 апрельдән соң тоталь дектант сайтыннан карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International