Чирмешән урманчылары урманнарда язын башкарылачак эшләр турында сөйләштеләр

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Быел районда 20 гектарда урман яңартырга җыеналар, ягъни Чирмешән урман хуҗалыгы питомнигында үскән яшь үсентеләр яңа урында тамыр җибәрәчәк.

Урманчылар апрель урталарында ук агач утыртуга керештеләр – Ивашкино янында эшлиләр. Бу авыл буендагы чокырлы урыннарга, ерынтыларга чыршы һәм нарат үсентеләре утырталар, биредә алар 10 гектар мәйдан биләячәк. Чирмешәннең су кудыру станциясе янындагы ерганакларга да 8 гектарда чыршы, нарат үсентеләре утыртырга планлаштыралар.

-Үсентеләрне үзебезнең питомникта әзерлибез, быел да 80 сутый җирдә каен, карагач, нарат, имән орлыклары чәчәбез, чәчү материалы җитәрлек, - ди Чирмешән урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков. - Орлыклардан шытып чыккан үсентеләр ике-өч елда күчереп утыртырлык булып өлгерә.

Урманчылар юл буйларындагы беседкалар тирәсен дә тәртипкә китергәннәр, алар егермедән артык. Янгынга каршы тематикага ике баннер да урнаштырганнар. Безнең урманчылар 36373 гектар урманга хезмәт күрсәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International