Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы икеләтә арта. Апрель-май айлары гадәттә чистарту айлары булып санала. Зур хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын өчен барыбызга уяу булырга, алдан ук барлык янгын куркынычсызлыгы чараларын күрергә кирәк. Җыелган чүп-чардан арынуның иң гади юлы-ут белән яндыруны торак пунктлар территорияләрендә, урманнарда, предприятиеләр һәм шәхси йортлар яннарында катгый рәвештә башкарырга ярамый. Район янгын күзәтчелеге хезмәте янгын куркынычсызлыгы чараларын җиренә җиткереп үтәү кирәклеген һәрдаим искәртеп тора. Әмма иң зур әзерлек үзебездә, һәркем иң гади саклану чараларын белсен һәм үтәсен, ваемсыз булмасын иде.