15-21 апрельдә район полиция бүлекчәсендә 42 хәбәр кабул ителгән, 5 җинаять эше кузгатылган.
Район юлларында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – барысы да матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 69 очрагы ачыкланган, ике кеше транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылачак.
Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 8 административ беркетмә төзегән.
“Сөлчә” җәмгыяте (Яңа Элмәле) складыннан 30 килограмм ит, азык-төлек, шланг һәм башка әйберләр “аякланган”.
Билгесез адәмнәр Шешминка авылы янында торучы комбайн двигателенең пускачын, генераторын һәм башка кайбер агрегатларын салдырып киткәннәр.
Әлеге урлау фактлары буенча тикшерү бара.