12 нче июль көнне Чирмешән муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

2012 елның 12 июле, пәнҗешәмбе
12 нче июль көнне Чирмешән муниципаль районының балигъ булмаган балалар  белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибендә 2 сорау каралды.

1.      Административ  эшләр тикшерү.

2.      Гомум профилактик  сорауларны  карау.

1. Чирмешән муниципаль районы сәламәтләндерү лагерларенең эшчәнлеге турында оператив мәгълүмат.

Утырышта 16 әти-әнигә каршы кузгатылган административ эш каралды.

Икенче мәсьәлә буенча комиссия рәисе С.Т.Әхтәмова  чыгыш ясады.

"Кояшлы" балалар сәламәтләндерү лагерында  8-25 июньгә кадәр 47 бала ял итә. Хәзерге вакытта 2 смена аэшли, 47 бала ял итә.

9 нчы июньнән 9 мәктәп алды лагерларында 300 бала, 4 хезмәт һәм ял лагерларында 115 бала ял итә.

Шулар арасында: ятим балалар-6 кеше,

әти-әни карамагында булмаган балалар -8 кеше,

мөмкинлекләре чикләнгән балалар-6 кеше,

аз керемле гаиләләрдән булган балалар-130 кеше,

күп балалы гаиләләрдән  203 бала.

Каралган мәсьәләләр буенча комиссия нәтиҗәләре:

1. 2012елның 18.07.-25.07. кадәр балигъ булмаган Кузьмин Михаилны һәм Хасанов Ринатны Спас районы  лагерена ялга җибәрү. 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International