"Музейга экспонат бүләк ит" акциясе кысаларында Мемориаль үзәк хезмәткәрләре яңа экспонатлар кабул иттеләр. Фронтовик Свекровин Дмитрий Семеновичның кызы Бөек Ватан сугышы чорындагы фотолар китерде. Дмитрий Семенович 1904 елда Чирмешәндә туган, яу кырына да моннан китә. "Батырлык өчен" медаре белән бүләкләнгән.