Комбайннар кырга чыга

2012 елның 13 июле, җомга

Ком­байн­нар кыр­га чы­га

Рес­пуб­ли­ка­ның  кай­бер ра­йон­на­рын­да уз­ган ат­на­да урак­ка ке­реш­те­ләр дә. Бо­лай бул­са, ин­де без­дә дә ком­байн­нар бү­ген-ир­тә­гә кыр­га чы­гар. Эш­не чүп­ле­рәк учас­ток­лар­да иген­нәр­не - уҗымнарны тө­зем­нәр­гә са­лу­дан баш­лар­га ки­ңәш ите­лә.

Урып-җыю эш­лә­ре ва­кы­тын­да һәр­кем­нән җа­вап­лы, өл­гер бу­лу со­ра­ла. Бү­ген ра­йон ком­байн­чы­ла­ры сле­ты үт­кәрел­гән “Кү­тә­мә АГ­РО­фир­ма­сы” җәм­гы­я­тен­дә ком­байн­нар ин­де күп­тән әзер­лек сы­зы­гын­да.

–Бар да әзер: тех­ни­ка, ын­дыр та­ба­гы, ск­лад­лар да,- ди ху­җа­лык­ның баш ин­же­не­ры Сә­лих­җан Җи­һан­шин.  –Биш ком­байн­да да ике­шәр ме­ха­ни­за­тор эш­лә­я­чәк. Ди­зель ягу­лы­гы бар, иген­че­ләр­не аша­ту-эчер­тү мәсь­ә­лә­се хәл ител­гән.

–Хез­мә­те­без­не бә­я­ли тор­ган ва­кыт җит­те. Сез­нең эш­кә ка­ра­шы­гыз тулаем уңыш яз­мы­шын хәл итә­чәк,- ди­де му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Нур­ха­мәт Хә­ми­дул­лин, иң элек ком­байн­чы­лар­ны оеш­кан­лык­ка өн­дәп. – Бы­ел­гы уңыш­ны тиз җы­яр­га, ки­лә­се ел уңы­шы­на ыша­ныч­лы ни­гез са­лыр­га ки­рәк. Эш­не ав­густ аен­да ук тө­гәл­ләү бу­ры­чын ку­я­быз, соң­га кал­сак уңыш­ның бер өле­ше ко­е­лып әрәм бу­ла­чак.

ТР Му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр Со­ве­ты рә­и­се Мин­сә­гыйть Ша­ки­ров та ал­да­гы көн­нәр­дә ха­рак­тер күр­сә­теп, бер­дәм бу­лып эш­ләү за­рур­лы­гын әйт­те. “Ә­гәр һәр ком­байн ике сме­на­да эш­лә­тел­мә­сә өл­ге­рү авыр бу­ла­чак. Без­нең Чир­ме­шән ме­ха­ни­за­тор­ла­ры ях­шы эш­ли бе­лә­ләр. Иген­нәр на­чар тү­гел, шу­ны­сы сө­ен­де­рә”,- ди­де ул.

Кыз­га­ныч, бү­ген­ге слет­та кат-кат әй­тел­гән­чә, ра­йон­да ел да ди­яр­лек урак ба­шын­да ое­шып җи­тә ал­мый­быз, дө­рес, соң­рак бар да җай­ла­на, әм­ма күп­ме уңай­лы ва­кыт әрәм­гә уза. Ком­байн­нар ва­ты­лып тик то­ру­лар еш бу­ла, кай­чак бөр­тек та­шыр­га транс­порт җит­ми, ын­дыр та­бакла­ры ал­дан әзер­лән­ми.

Соң­гы ел­лар­да­гы ко­ры­лык са­лам­ның бә­һа­сен кү­тәр­де. Тик был­тыр бу ки­рәк­ле азык­ның бер өле­ше кыр­да, җы­ел­мый­ча кал­ды, ә язын җир эш­кәр­тү, чә­чү эш­лә­ре­нә ко­ма­чау­ла­ды. Бо­лар ха­кын­да оныт­мас­ка, ба­рын да ва­кы­тын­да эш­ләр­гә ом­ты­лыр­га ки­рәк.

Ра­йон­да, кү­бе­се ис­ке­рәк бул­са да, ком­байн­нар җи­тәр­лек, алар бер тәү­лек­кә ки­мен­дә ур­та­ча 1250 гек­тар җир­дән бөр­тек сук­ты­рып алыр­лык мөм­кин­лек­кә ия. Әгәр ком­бай­ның ях­шы эш­лә­сәң көн­гә ике­шәр мең сум ак­ча эш­ләп бу­ла. Ал­да языл­ган­ча, бы­ел уңыш на­чар тү­гел, бун­кер­лар озак тул­мас.

Га­дәт­тә, бөр­тек­нең дым­лы­лы­гы 30-35 про­цент чак­та ук иген­нәр­не те­зем­нәр­гә са­ла баш­лау отыш­лы. Ир­тә­рәк ке­бек бул­са да, эш­кә дә ке­ре­шә­сең, тех­ни­ка­ны да сы­ный­сың, чүп­ле­рәк учас­ток­лар­дан да ко­ты­ла­сың.

Ком­байн­чы­лар­да, кү­ре­неп то­ра, эш­кә дәрт бар. Кү­бе­се – яшь­ләр, тот­кан җир­дән өзеп ала тор­ган­нар.

–Мин урак­та ин­де дүр­тен­че ел ком­байн­чы бу­ла­рак кат­на­шам,- ди “Чир­ме­шән АГ­РО”дан Ри­нат Вә­гый­зов. –“­Кейс­”ым тө­зек. Без­дә ал­ты ком­байн­ның һәр­кай­сын­да ике­шәр ке­ше эш­лә­я­чәк. Ре­монт өчен тү­ли­ләр. Был­тыр да тү­ләү­дән ка­нә­гать кал­дым, бөр­тек сук­тыр­ган, чө­ген­дер ал­ган өчен дә ак­ча күп чык­ты, рәх­мәт.

Слет ба­ры­шын­да, бу ча­ра уз­ган мәй­дан­га те­зеп ку­ел­ган ком­байн­нар­ның әзер­лек дә­рә­җә­сен дә бил­ге­лә­де­ләр. Мон­да Кү­тә­мә АГ­РО­фир­ма­сын” бе­рен­че бул­ды.

Бу ху­җа­лык­тан Анд­рей Мо­тя­гин, ә “Се­рен­де­ев Н.И.”дан Петр Анд­ре­ев ком­байн­на­ры тө­зек­ле­ге­нә иң юга­ры бал­лар ку­ел­ды, ком­байн­чы­ла­ры­на пре­ми­я­ләр би­рел­де. Го­му­мән, ком­байн­на­ры мон­да ки­те­рел­гән баш­ка ком­байн­чы­лар­ны да өлеш­сез кал­дыр­ма­ды­лар.

–Без­нең ху­җа­лык­та бер ге­нә ком­байн­чы – Ви­та­лий Се­рен­де­ев – уни­вер­саль, ыша­ныч­лы, бул­дык­лы бел­геч,- дип, фер­мер Ген­на­дий Ма­ка­ров аңа үз бү­лә­ген тап­шыр­ды.

... Бәй­рәм дә­вам итә. Сүз­ләр­дән соң җыр­лар бул­ды, кү­ңел тул­ды. Слет­ка кил­гән бар­ча ха­лык­ны аш-су өс­тә­ле яны­на дәш­те­ләр, юл­га күч­тә­нәч па­кет та бир­де­ләр. Ма­тур үт­те бәй­рәм. Уңыш­ны җый­гач, кө­зен дә шу­лай җы­е­лыр­га, юга­ры күр­сәт­кеч­ләр бе­лән мак­та­нып кү­ңел ачар­га яз­сын. Урак өчен кө­рәш баш­лан­ды...

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International