Олыларның игътибарын пассажир-балалрның куркынычсызлыган тәэмин итүгә юнәлтү максатында Чирмешән районында "Бала - төп пассажир!" акциясе узды. Акция барышында кадетлар мәктәп-интернатының спекторлар отряды, район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Мясников И.Н. һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы"н профилактикалауның район бүлекчәсе начальнигы Сафина Л.Р. машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга автомобильдә балаларны махсус утыргычларда йөртергә кирәклеген аңлаттылар. Акциядә катнашкан өлкәннәргә буклетлар бирелде.