22-28 апрельдә район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 27 хәбәр кабул ителгән.
Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, барысы да матди зыян белән – имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 81 очрагы теркәлгән, ике кеше автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткәннәр.
“Әккәрәй” җәмгыятенең Иске Кади авылы янында торган тырмаларын һәм авыл хуҗалыгы машиналарының агрегатларын урлап киткәннәр.
Билгесез адәмнәр Яңа Элмәле авылы янындагы бөртек складындагы 60 метр кабельгә кызыкканнар, матди зыян күләме 21300 сум. Бу уңайдан җинаять эше кузгатылган.
Үз өеннән көмешкә саткан Лагерка авылы кешесе җаваплылыкка тартылачак.
Чирмешәндә сугышкан ике ир-атның берсе авыр тән җәрәхәтләре алган. Соңыннан мәгълүм булганча, зыян күрүче – элек хөкем ителгән һәм полициядә исәптә торучы район үзәге кешесе.