26 апрельдә Туган як тарихы музеенда Чирмешән лицее укучылары булып китте. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә узган экскурсия барышында башлангыч класс укучылары шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, аның белән бәйле экспонатлар һәм аның геройлары сурәтләнгән картиналар карадылар.