2019 елның 29 апреленнән 5 маена кадәр Чирмешән районындагы оператив хәлнең торышы

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

29 апрельдә - 5 майда район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 29 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 17 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 75 очрагы ачыкланган.

“Азал” җәмгыятенең Югары Чегодай авылы янындагы бульдозерыннан ике аккумулятор “аякланган”. Матди зыян күләме 8400 сум.

 

Билгесез адәмнәр апрель аеның соңгы көннәрендә Чирмешәннең “Магнит Косметик” кибете янында, урамда торган 45 данә металл стеллажны урлап киткәннәр.

Чирмешән кешесе үз бакчасыннан, су савытын урлап, йөк машинасына салып киткән каракларны җаваплылыкка тартуны сорый.

Полиция хезмәткәрләре әлеге урлау фактлары буенча тикшерү үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International