Лашман авылыннан Хәйруллин Сәгыйрь Хәйрулла улы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау алды.
Аны юбилее белән район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов та килде. Сәгырь Хәйрулла улының хезмәт стажы 56 ел. Ул җапаплы урыннарда эшләгән. Пенсиягә чыккач та эшен дәвам иткән.
Алар хатыны Асия апа белән 50 ел тату гомер итәләр. Хәйруллиннар үзләренең 6 балаларын һәм Асия апаның 4 энесен һәм сеңелесен дә дә үстерәләр.
Сәгыйрь бабай Лашман авылында гомер итә, егермедән артык оныгы һәм утызга якын оныкчыгы авылда еш кунак булалар.