2 майда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Чирмешән муниципаль районында булды. Сәфәрнең төп максаты – 2019 елның беренче кварталында урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының эш йомгаклары һәм агымдагы эшчәнлек белән танышу.
Чирмешән районында Равил Кузюров ТР "Чирмешән урман хуҗалыгы" ДБУ питомнигында булды һәм үсентеләр утырту барышы белән танышты. Урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков бу питомникның яңа булуы, аның өчен җирләрнең быел муниципаль район хакимияте тарафыннан бүлеп бирелүе хакында сөйләде. Биредә 5 га якын мәйданда себер карагае, чыршы һәм гади нарат орлыгы чәчелгән. Гомумән алганда, хезмәткәрләр 20 га мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү һәм 18 га мәйданда саклагыч урман утыртмаларын утырту эшләрен төгәлләгән диярлек.